Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык өлкәсендә халык белән эшне көчәйтергә кушты

15.08.2026 09:27 Экономика

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Беренче чиратта Рөстәм Миңнеханов, «Пилотсыз очкычлар янау куркынычы» режимын игълан иткәндә, куркынычсызлык мәсьәләләренә тукталды. «Агымдагы елның 10 августында Түбән Камага һөҗүм күрсәткәнчә, кешеләр вакытында эвакуацияләнгән булса, фаҗигане булдырмаска мөмкин булыр иде. Түбән Камадагы сәнәгать объектларына сораулар юк. Алар вакытында һәм оператив рәвештә эшне оештыралар», — дип билгеләде ул.

Рөстәм Миңнеханов халыктан яшеренү урыны буларак билгеләнгән биналарның торышы канәгатьләнерлек булмавына, аларның кайда булуы турында мәгълүмат булмауга, подвал биналарының файдалана алмавына шикаятьләр килүе турында сөйләде.

396 күпфатирлы йортта яшеренү урыннарын тикшерүләр аларның бер өлешендә чыннан да кимчелекләр булуын күрсәткән. Сәнәгатьнең аерым объектларында гамәлләр алгоритмы эшләнмәгән.

Татарстан Рәисе игътибарны халык белән активрак эш алып барылырга тиешлегенә юнәлтте. «Мәгълүматны җиткерергә кирәк, һөҗүм куркынычы игълан иткәндә мәҗбүри тәртиптә чаралар күрергә һәм яшеренү урыннарына төшәргә кирәк. Куркыныч янау сигналын игътибарсыз калдырырга ярамый. Шулай ук һавадарн куркыныч янау турында сигналны игълан ителгәндә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкка яшеренү урыннарына керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Гамәлләр алгоритмы барлык муниципалитетларга, предприятиеләргә һәм оешмаларга җиткерелде. Аны тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә кирәк», — диде ТР Рәисе.

Ул шулай ук Дәүләт торак инспекциясенә күпфатирлы йортларда яшеренү урыннарын тикшерү эшен дәвам итәргә, идарәче компанияләрнең яшеренү урыннарының торышын тиешле хәлгә китерү эшләрен башкаруын тикшереп торуны оештырырга кушты. «Бу бурычны үтәүгә бөтен җаваплылык белән карауны таләп итәм», — дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

/Татарстан Рәисе матбугат хезмәте