Байлангар авылыннан Гаптелмәлик Саттаров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

05.03.2026 19:21 Экономика

Байлангар авылыннан Гаптелмәлик Саттаров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тормыш иптәше Дания апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Байлангар авылында яшәүче Гаптелмәлик Саттаров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә дип, Кукмара районы башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин, дуслары туганнары килде.

Гаптелмәлик Саттаров тумышы белән Байлангар авылыннан. Аңа 8 яшь булганда, тормыш дилбегәсен нәни улына тоттырып, әти кеше дөнья куя.

-Кечкенәдән сугыш афәтенең ачы тәмен татып үстек. Яңа тәпи баскан балалар да тормыш арбасына җигелеп яши башладык, — дип искә ала ул балачагын.

Җиде сыйныф белем алганнан соң, Усад училищесында комбайнчы һөнәрен үзләштерә, соңрак армия сафларына алына. Ватан алдындагы бурычын үтәгәч, Байлангар мәктәбендә хезмәт укытучысы булып урнаша.

Шушы елларда Түбән Казаклар авылы кыз Дания белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары, аннары ике уллары дөньяга килә.

Җырга-моңга гашыйк кеше булгангамы, Гаптелмәлик абыйны тормыш дигәнең мәдәният өлкәсенә алып килә. Байлангар клуб мөдире булып эшкә урнашкач, ул Алабуга мәдәният-агарту училищесында читтән торып белем ала. Һәм, бу һөнәренә тугры калып, 30 елдан артык авыл клубы мөдире булып эшләп, лаеклы ялга китә. Дания апа авыл мәктәбендә гомер буе балаларга биология фәнен укыта.

Гаптелмәлик абый белән Дания апа, иңне-иңгә куеп, 63 ел бергә гомер кичерәләр. Бүгенге көндә бер-берсенә терәк-кирәк булып, улы-килене хөрмәтендә, оныклар сөеп, аларның уңышларына горурланып гомер сукмагыннан атлап барышлары.