22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Победа» мәдәният йортында узган «Татар моңы мәңге яңгырар» III халыкара фестиваль-бәйгесе финалында “Алтынчәч” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Ямилов Раиль катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Раиль татар халкының “Матур булсын” җырын югары дәрәҗәдә башкарды. Җитәкчесе Чулпан Басыйрова.
22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Победа» мәдәният йортында узган «Татар моңы мәңге яңгырар» III халыкара фестиваль-бәйгесе финалында “Алтынчәч” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Ямилов Раил катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Раиль татар халкының “Матур булсын” җырын югары дәрәҗәдә башкарды.
Фестиваль турында төп мәгълүмат:
Дәрәҗәсе: Элек Бөтенроссия статусында булса, хәзерге вакытта Халыкара фестиваль-конкурс буларак билгеле.
Максаты: Татар халкының мәдәни мирасын саклау, татар моңын, җырларын, биюләрен популярлаштыру, яшь талантларны ачу.
Катнашучылар: Төрле төбәкләрдән килгән ялгыз башкаручылар, ансамбльләр, бию коллективлары.
Бу конкурс татар телен һәм сәнгатен яратучыларны берләштерә торган зур мәдәни вакыйга булып тора.
Концерт Нәүрүз бәйрәменә багышланды. Фестиваль-бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Кытайдан 300дән артык кеше катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Фестивальдә катнашучыларны Киров өлкәсенең Бөтендөнья татар конгрессы оешмасы рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Таткультресурс үзәге»нең фестиваль һәм бәйге программалары бүлеге мөдире, фестивальнең жюри әгъзасы Нияз Кәримуллин, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре Миңгол Галиев һәм башкалар сәламләде.
Фестиваль-бәйге кысаларында иҗат коллективлары өчен түгәрәк өстәл, «Түгәрәк уен» милли бию-уен программасы, «карга боткасы» белән сыйлану, бәйгенең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды.
Вятка Аланы артта калды, әмма аның киң олы сәхнәсендә яңгыраган «Матур булсын» җыры әле һаман колакта яңгырый. Раиль Ямилов башкаруында бүгенге чорга да туры килгән татар халык җыры юлның тузанына кушылып, җанны әллә кая — тарих төпкеленә алып кереп китә.
Тәгәрмәчләр тавышына кушылган бу моң- һәр татарның үз теләге кебек: тирән, чын һәм чиксез...