Татарстанда азык-төлек арзанайган, хезмәтләр кыйммәтләнгән

02.07.2026 10:36 Экономика

Май аенда Татарстанда еллык инфляция 6,29 процент тәшкил иткән.

Бу апрельдәге 6,75 проценттан түбәнрәк булса да, күрсәткеч Россия буенча уртача дәрәҗәдән (5,31%) һәм Идел буе федераль округыннан (5,94%) югарырак булып кала.

Майда республикада азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга бәяләр айлык исәптә кимүен дәвам иткән. Шул ук вакытта хезмәтләр өлкәсендә бәяләр сизелерлек арткан.

Белгечләр фикеренчә, инфляция акрынлап кими, әмма хезмәт күрсәтү өлкәсендәге бәяләр үсеше гомуми инфляция дәрәҗәсенә йогынты ясавын дәвам итә.