Татар рэперы Альберт Нурминскийның сөенечле яңалыгы бар

Татар рэперы Альберт Нурминскийның сөенечле яңалыгы бар

11.02.2026 10:42 Новости

Россиякүләм танылган татар рэперы Альберт Нурминскийның гаиләсе ишәйгән: хатыны Алсу белән аларның беренче балалары туган.

Бу турыда рэпер үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Без сине бик көттек», – дигән ул хатыны Алсу белән бәби көткәндәге видеоларын урнаштырып.

Җырчының хатыны – танылган яшь фотограф Алсу Хәйруллина. Яшьләр 2024 елда кавышкан иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.