Татарстан махсус хәрби операция зонасына ярдәм җибәрде

16.02.2026 10:42 Новости

Татарстан махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче бүлекчәләргә зур партия гуманитар ярдәм җибәрде

Тәэмин итүнең нигезен техника һәм пилотсыз очу аппаратлары тәшкил итте. Бу хакта ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппаратында хәбәр иттеләр.

Хәрбиләргә «Нива» автомобиле, мотоцикллар, шулай ук квадрокоптерлар тапшырылды. Йөк составында – маскировкалау челтәрләре, тепловизорлар ачыклауны киметә торган махсус япмалар, пауэрбанклар. Пилотсыз очкычларга каршы тору буенча тренировкалар үткәрү өчен махсус җайланмалар һәм шома көпшәле мылтыклар өчен патроннар китерелде. Шулай ук хәрбиләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Ярдәм бүлекчәләрнең заявкалары буенча формалаштырылган. Аны әзерләүдә ТР төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, шулай ук «Кеше приюты» фонды катнашты.

Чыганак: «Татар-информ»