Һәйкәл сентябрь аенда 72нче аерым мотоукчылар бригадасының (Татарстаннан «Алга» батальоны шуңа кергән) һәлак булган хәрбиләре истәлегенә урнаштырылган булган. Ниһаять, узган атнада Донецк халык републикасының Волноваха округы администрациясе карарыннан соң ул рәсми статус алган, дип яза «KazanOnline24».
2023 елның 6 февралендә батальонның штурм төркеме засадага эләгеп, зур югалтулар кичергән. 30га якын кеше, шул исәптән өченче ротаның 17 хәрбие һәлак булган. Февраль ае дәвамында Угледар янындагы сугышларда кимендә 59 кешенең гомере өзелгән: аларның барысының да исемнәре шушы һәйкәлдә мәңгеләштерелгән.
Һәйкәл урнаштыруны махсус хәрби операция ветераны Наил Садриев һәм хәрби корреспондент Станислав Шемелов тәкъдим иткән. Башта ул рәсми статусы булмаган килеш кенә куелган. Садриев Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыевага обелискка рәсми статус бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, аны һәйкәлләр һәм мемориаллар реестрына керткәннәр.
Обелиск һәлак булганнарның исемнәре уелып ясалган алтынсу табличкалы конустан гыйбарәт. Махсус хәрби операция зонасында Татарстан хәрбиләре истәлегенә урнаштырылып, рәсми танылган тәүге һәйкәл бу. Батальон бик каты сугышлар алып барган башка урыннарда – Пески һәм Артёмовск шәһәренең көньяк флангында да быел шундый ук обелисклар урнаштыру күздә тотыла.