Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Комлевка «Дуслык» орденын тапшырды

20.02.2026 06:10 Персонально

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2 февральдә 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлевка «Дуслык» ордены тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Алексей Николаевич Комлев биографиясе – илебез тарихының бер өлеше. 17 яшендә, сугышның кырыс елларында, ул тылда җиңүне якынайтып, зыян күргән танкларны торгыза. Аннары фронт хезмәте, Шяуляй (Литва) азат ителүе була. I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң 20 елдан артык гомерен Казанның танк училищесы курсантларын тәрбияләүгә багышлый, аларга белемнәрен генә түгел, ә фронтовик буларак тәҗрибәсен дә тапшыра. «Сезнең кул астында йөзләгән офицер тәрбияләнгән, алар бүген дә Ватан мәнфәгатьләрен кайгырталар", – диде республика Рәисе.