Бүген Татарстанда ОРВИ һәм грипп сәбәпле карантинга ябылган мәктәпләр юк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдергән.
«Уку йортларында фильтрлар эшләвен дәвам итә. Узган атнада ОРВИ билгеләре ачыкланган яки тән температурасы күтәрелгән 11 меңгә якын бала дәресләргә кертелмәде», – дип билгеләп үткән ул.
Уку елы башыннан бирле республиканың 84 мәктәбендә барлыгы 265 сыйныфта укулар туктатылып торган. 3 мәктәп тулысынча ябылган, әмма бүгенгә Татарстанда барлык уку йортлары да эшли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.