Оешмаларның һәм гражданнарның электрон почталарына Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән «бәйрәм сертификатлары» турында ялган мәгълүматлы хәбәрләр килә башлаган. Бу хакта ведомствоның МАХ каналында хәбәр иттеләр.
«Хөрмәтле коллегалар һәм язылучылар! Оешмаларның һәм гражданнарның электрон почталарына безнең ведомство исеменнән «бәйрәм сертификатлары» турында ялган мәгълүматлы хәбәрләр килә башлады.
Бу – мошенниклар!
Хат рәсми булмаган почта адресыннан килә, текстта хаталар бар (мәсәлән, «Министрлык СекретЕриатЫ») һәм фишинг сайтына алып бара.
Мондый хат алган очракта нишләргә?
Аңа җавап бирмәскә һәм хат җибәрүчене блокка куярга кирәк. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының чын эшчәнлегенә бу хатларның бернинди дә катнашы юк.
Сак булыгыз һәм бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына ышаныгыз! Барлык элемтәләребезне Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында таба аласыз: mincult.tatarstan.ru», диелә хәбәрдә.