Әлмәттә Тикшерү комитетының тикшерү бүлеген дүрт ел җитәкләгән Илнур Әхмәтгалимов отставкага китте. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән "Бизнес Онлайн" хәбәр итә.
Әхмәтгалимов бүлек белән 2020 елдан җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә оператив хезмәттәшләре белән бергә ул республикада киң резонанс алган берничә шаулы коррупциягә каршы тикшерү үткәргән.
Басма мәгълүматы буенча, тикшерүче ведомстводан үз инициативасы белән китә. Әлмәт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп элек Азнакай тикшерү бүлегендә эшләгән Камил Баһаветдинов билгеләнгән. Ул инде яңа вазифаларга керешкән.