Ачы авылында Май чабу бәйрәме гөрләп узды

22.02.2026 19:01 В Стране

Ачы авылында Май чабу бәйрәме гөрләп узды

Май чабу – кышны озату һәм кояшлы җылы язны каршылау дигән сүз! Бөек ураза алдыннан шатлык-сөенечләр белән тулы бер атна!

Бүген Ачы авылында Май чабу бәйрәме гөрләп узды. Авыл мәдәният йорты территориясендә узган чарада бәйрәм кунаклары Май чабу күчтәнәчләре: самоварда чыжлап утырган чәй һәм коймак, бәйрәм боткасы белән сыйланды, күңелле уеннарда катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раиль Мараков һәм Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай Павлов тәбрик итте.

Май чабу бәйрәмнең кульминациясе традицион рәвештә карачкы яндыру. Бу йола кышны озатуны һәм яз килүне аңлата. Әлеге минутны халык аеруча зарыгып көтте.

Бәйрәм мизгелләре – хәбәрчебез Фәнил Гаязов фотоларында.