Җырчы Алинә Давыдова карьерасын Салават Фәтхетдинов төркемендә башлап җибәрә. Барлыгы алты ел эшләгәннән соң, җырчы коллективтан китәргә карар кылган.
Алинә, «Салават» җыр театрында күп еллар эшләдең. Нишләп китәргә булдың?
Әйе, Салават абый төркемендә күптән эшлим. Бер киткәч тә кире кайттым бит. 36нчы сезонны тәмамлагач ук китәргә тиеш идём. Оренбургта сезонның соңгы концертын куйгач, тамашачы белән хушлашып видео да яздырган идём. Әмма күңелем бу видеоны социаль челтәрләргә куярга теләмәде. Мин 37нче сезонда җырларга тиеш булганмын икән. Бу сезонны исән-сау йөреп чыктык, Аллаһка шөкер.
Хәзер инде төркемнән китү – уйланылган, төгәл фикерем. Мөстәкыйль рәвештә эшләүне һәм төркемдә эшләүне бергә алып барып булмый, аңа энергия да җитми. Әгәр гастрольләргә йөрим, дигән план корып куйсаң, анда-монда, банкетларга йөреп булмый. Шуңа шундый карарга килдем, мөстәкыйль рәвештә эшлисем килә. Миңа күңелсез түгел, хәзер үз юлымнан барачакмын.
Төркемдә эшләгән елларда иң истә калганы нәрсә?
Әлбәттә, бу мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен медальгә лаек булуым. Бу минем өчен бик зур вакыйга булды. Төркемдә эшләгәндә үземнең сольный концертымны кую да бик истәлекле булды. Салават абыйның «Син кайда» җырына клипта төшүем дә күңелемдә бер җылы хатирә булып уелып калды. Клипның режиссёры Марсель Мәхмутов минем уйнавыма сокланган иде. Аның: «Шәп уйныйсың, синдә актёрлык осталыгы бар. Моны үстерергә кирәк», – дигән сүзләре әле дә исемдә.
Марсель белән ике сәхнә куелышы да ясадык. Бер елны мин концертта яулык ябып, галошлар киеп, халыкчан номер күрсәттем, ә быел август аенда без шулай ук «Горько» җырына матур күренеш уйлап, чынга ашырдык. Моның өчен Марсельгә бик рәхмәтлемен.
Төркемнең шундый матур үзенчәлеге бар – монда һәркем үзара татар телендә сөйләшә. Хәтта телефоннан аралашканда да рус сүзләре кертмиләр. Татарлыкны, татар телен саклау шундый сөенечле. Бүгенге көндә татар теленең нинди хәлдә икәнен беләбез, әгәр һәрберебез театрыбыздагы кебек саф туган телебездә сөйләшсә, телебез бетмәс.
Театр нәрсәгә өйрәтте?
Кешелекле булырга, бернигә карамый бер-береңә ярдәм кулы сузарга, кайгыны да шатлыкны да бүлешергә, бердәм булырга өйрәтте.
Бу төркемдә мин үземне кирәкле итеп хис иттем. Коллективтагы яшь җырчылар белән аралашу, фикерләшү кызык булды. Китүем турында хәбәр иткәч тә, алар миңа: «Без сиңа ияләшеп беттек инде. Хәзер ничек эшләрбез инде, кем белән төрле тормышчан темаларга сөйләшербез?!» – диделәр. Яшьләр мине әниләре кебек күрде, гел киңәшләштеләр. Театр белән арабызны «кырт» өзәсе килми, әлбәттә, алар белән элемтәдә калачакбыз. Монда мин үземнең нинди тәҗрибәле, кемгә дә киңәш бирә ала торган артист икәнемне аңладым.
Салават абый җитәкче буларак нинди кеше? Аңа үпкәләрең калмадымы?
Театрның эчендә ниләр кайнаганын кешегә чыгарырга ярамый. Салават абый тамашачыларга да: «Сез сәхнә артындагы тормышны күрсәгез, концертларга, гомумән, йөрми башлар идегез», – дип әйтә. Шуңа, моның хакта сөйләргә хакым юк. Шунысын гына әйтә алам, бу – шоу-бизнес, монда җитәкчегә аек акыл белән карарга кирәк. Салават абыйга бернинди үпкәләрем юк.
Төркемнән киткәч, үз иҗатың белән генә шөгыльләнәчәксеңме? Гастрольләр белән районнарга чыгарга исәп бармы?
Әйе, үз иҗатым белән шөгыльләнүгә басым ясаячакмын, һәм күбрәк шәхес буларак ачыласым килә. Районнарга чыгарга исәбем дә, теләгем дә бар. Бөтен җиргә киләчәкмен, дип әйтә алмыйм, монысы концертка тамашачылар йөрү-йөрмәүгә карап булыр. Тик мине халык көткән районнарга, әлбәттә, барачакмын. Һәм киләчәктә популяр, дәрәҗәле артист булырга омтылачакмын.
Башка җырчы төркемендә эшләп карау теләге юкмы?
Башка җырчы төркемендә эшлисем килми, чөнки мин аның «кухня»сын беләм. Ә минем сольный концертым башка җырчыныкы белән берләштерелгән булса, алай эшләүгә мин каршы түгел.
Салават абый төркемендә эшләргә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идең?
Беренчедән, Салават Зәкиевич төркеменә туры килердәй репертуар кирәк. Әлбәттә, бу кеше бернигә дә карамый, җанын-тәнен биреп эшләргә әзер булырга тиеш. Үҗәтлек, максатчанлык кебек сыйфатлары булу да мөһим. Җырчы буларак Салават абый бу кешене ошатырга тиеш, ул «чиле-пешле» артистларны җырлатмый.
Бар яктан да сәхнә кешесе булырга кирәк. Салават абый тавышыңа, кыяфәтеңә, киенүеңә – барысына да игътибар итә, ул болай гына сәхнәгә чыгармый.
Татарстанның халык артисты төркемендә сольно җырлау – минем өчен дәрәҗә. 22-25 сезоннарда мин бэк-вокалистка гына булып йөрдем, 25 сезонда тәүге тапкыр «Соңлама» җырымны башкардым, клибымны да күрсәттем. Ул вакытлар турында уйлыйм да, «яшел» генә булуымны, каушаган мизгелләремне искә алам. Алай да Салават абый миндә потенциал күргән, шундый әйбәт мөмкинчелек биргән.
Гомумән, җырчы сәхнәдә ни өчен булуын, аңа бу нәрсә китерүен, кем өчен җырлавын белергә тиеш. Җырчы һөнәрен сайлаганда ук, моның хакта уйларга кирәк. «Җыр яздырасым килә, мине яраталар, мине чакыралар», — дип кенә булмый, төптән үк уйларга кирәк.
«Салават» җыр театры яшь җырчыларга үзләрен күрсәтергә, реклама ясарга шәп мөмкинлек, чөнки җырчы кая гына бармасын – аны тулы заллар белән көтәләр. Салават абый төркеменә килеп эшлү өчен әзерлек узарга кирәк.