Татарстан авиакомпаниясе һәм Казан аэропорты «Тукай атналыгы»н уздырачак

17.04.2026 14:20 Экономика

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе һәм «Казан» халыкара аэропорты 20 апрельдән 26 апрельгә кадәр «Тукай атналыгы» акциясен үткәрә. Ул татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәтенә сылтама «Татар-информ».

«Бу көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге самолётта авиакомпания рейслары белән очучы барлык пассажирлар да татар шагыйре иҗаты белән таныша алачак. Һәркем, рус һәм татар телләрендә китаплар алып, атаклы «Шүрәле» әкиятенең тылсымлы атмосферасына чума ала», – диелә хәбәрдә.

Чара шагыйрь мирасын популярлаштыруга, мәдәни багланышларны ныгытуга һәм татар теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Акция Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.