Россия һәм Кытай безнең ил территориясендә кызыл бүреләр популяциясен торгызу программасын булдыру буенча сөйләшүләр уздырачак.
Бу хакта Мәскәү дәүләт зоопаркының генераль директоры, Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Светлана Акулова "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" IV халыкара форумында әйтте. "Россиядә кызыл бүреләр юкка чыкты, алар Кытай ягына күчте.
Без хайваннарның бу төрен Россиягә кайтару буенча табигатьне саклау программасын эшләргә телибез. Бәлки, төбәкләргә дә бу юнәлештә эшләү кызык булыр иде", — дип сөйләде Светлана Акулова. Аның әйтүенчә, мондый проектлар Кытай Халык Республикасы белән "йомшак дипломатия"нең бер өлеше булырга мөмкин.
"Ул вакытта зоопарклар тәҗрибә алмаша һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча проектлар өстендә бергә эшли. Мәсәлән, зур панда үрчетү проекты кысасында, Мәскәү зоопаркына Диндин белән Жуи кайтты. Аларның балалары – Катюша да туды инде", — дип сөйләде Светлана Акулова.