«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 20нче мәртәбә Россия венчур форумы уза.
Россия венчур форумы 9-11 апрель көннәрендә үткәрелә. Ул 20 илне, 150 стартапны, шул исәптән 24 чит ил проектын берләштерә һәм үз эченә ала.
Икътисади яктан отышлы, заманча проект булдыручыларны һәм инвесторларны җәлеп иткән форум эшчәнлегенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм башка мәртәбәле затлар старт бирде.
«Технологик лидерлык системалы эштән тора»
Ассызыклап үтәргә кирәк, Россиянең Венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен әйтүенчә, моннан 20 ел элек, 2006нчы елда мондый форум булдыру – бик тә дөрес адым булган.
Быел форум «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестиция» шигаре астында уза.
20 ел элек бу юнәлешне алга сөргән кешеләрнең бүген монда булуы минем өчен бик зур сөенеч. Ул вакытта яңа инновацион юллар эзләдек, һәм Андрей Александрович Фурсенко миңа Санкт-Петербургка барырга һәм Альбина Никконен белән аралашырга киңәш итте. Мин Россия Фән һәм югары белем министрлыгына һәм Россия венчур форумының оештыру комитетын җитәкләүче министр Валерий Фальковка чын күңелдән рәхмәтлемен. Без форумның статусы һәм аның ихтыяҗы елдан-ел арта баруын күрәбез. Ышандырып әйтәм: бу эш алга таба да дәвам итәчәк! Иң мөһиме — без кунакларыбызны чакырдык, һәм алар барысы да килде. Яхшы һәм нәтиҗәле эш телим, Республикабызда, башкалабыз Казанда көннәрегез күңелле һәм файдалы үтсен, – дип теләде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Валерий Фальков та үз чыгышында бу чараның әһәмиятен билгеләп үтте.
Монда 6 меңнән артык катнашучы җыелган, берничә йөз стартап-проект тәкъдим ителгән. Технологик лидерлык системалы эштән тора, һәм бу процесста, әлбәттә, үз өсләренә җаваплылык алырга, белем һәм практиканы берләштерергә, яңа карарлар формалаштырырга сәләтле кешеләр аерым роль уйный, – дип белдерде министр.
Алга таба җитәкчеләр күргәзмәләр эше белән танышты. Әйтергә кирәк, стартаплар арасында көн кадагындагы проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгәннәре дә бихисап. Мәсәлән, медицина һәм автоиндустрия тармагына, аннары спорт һәм агросәнәгать өлкәләре мәсьәләләренә кагылышлылары да зур кызыксыну тудырды.
Форум кысаларында пленар сессия һәм тематик брифинглар да булды.
«Татмедиа» белән «Rutube» Татарстан медиабелгечләре өчен яңа мөмкинлекләр ача
Эшлекле чара барышында күпсанлы меморандумнарга да кул куелды, үзара хезмәттәшлек юллары барланды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Rutube» видеохостингы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек хакындагы документны имзалады.
Без үзебезнең редакцияләр өчен, видеоматериаллар урнаштыру буенча яңа мөмкинлекләр эзлибез. Менә Мәскәүнең «Rutube» компаниясе егетләре-кызлары безгә кунакка килде. Форум кысаларында килешүгә килдек. Алга таба Татарстанда татар телендә, рус телендә безнең редакцияләр эшләгән видеоларны халкыбызга махсус рәвештә күрсәтү мөмкинлекләре булачак. Аерым шуның буенча килешү төзелде, – дип сөйләде ул«Интертат»ка.