Бүген Актаныш янә кулы эш белгән укучыларны үзенә җыйды. Районыбыз мәктәпләренең 5-8 сыйныф кызлары һәм егетләре «Киләчәккә адым» фестиваленең «Яшь мастер» бәйгесендә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтә. Кызлар балалар иҗат үзәгендә технологик карта нигезендә галстук тегәләр. 5-6 сыйныф малайлары Актанышның беренче мәктәп базасында самолёт, ә 7-8 сыйныф егетләре икенче санлы мәктәптә Татарстан гербын ясый.
Балаларның тегүчелек һөнәре серләрен ничек үзләштерүләрен ачыклаучы традицион «Яшь мастер» бәйгесе турында Роза Ришат кызы бик уңай фикердә. Бүгенге көндә хезмәт дәресләрендә робототехникага басым ясалса да, тәҗрибәле педагог традицион кул эшләрен саклап калу яклы.
«Һәрбер хатын-кыз пешерә, тегә, чигә белергә тиеш. Кыз балага иң кирәкле, иң мөһим күнекмәләр нәкъ менә хезмәт дәресендә бирелә», — ди ул.
Быел «Яшь мастер»да катнашырга теләүчеләр саны аеруча күп. Өлкәннәр төркемендә (7-8нче сыйныфлар) — 20 бала; кечкенәләр төркемендә (5-6нчы сыйныфлар) — 13 бала катнаша. Конкурсантлар алдында җитди бурыч тора: бирелгән әзер технологик карта буенча өч сәгать эчендә декоратив галстук тегеп чыгарга кирәк. Кечкенәләр төркеменә эш бераз җиңеләйтелгән формада бирелсә, өлкәннәр дублерин белән эшләү, тамбурлы чигү һәм челтәр кулланып катлаулырак эш башкара.
Балалар технологик картадагы этапларны төгәл үтәп, өлгеләрне материалдан кисеп алдыл һәм үз эшләрендә осталыкларын күрсәтте.
Роза Ришат кызы билгеләп үткәнчә, аптырап калган бала юк — һәркайсы үз эшен белеп һәм төгәл итеп башкара.
Хезмәт дәресләре — тормыш мәктәбе
Программада ашарга пешерү өлеше кыска булса да, мөгаллим кызларны тормышка әзерләүне, аларга кул эшләре аша эстетик тәрбия бирүне төп максаты итеп куя.
Конкурс өчен материаллар хезмәт укытучыларының бердәм тырышлыгы белән әзерләнгән. Теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта баруы районда хезмәт тәрбиясенә игътибарның зур булуын дәлилли.