Татарстанда пилотсыз авиация системаларын үстерүгә 2 млрд сум юнәлдерелде

15.07.2026 10:56 Тема

Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 1 июльгә 2 млрд сум юнәлдерелгән. Бу 2026 елга каралган финанслау күләменең 100 проценты, дип яза «Татар-информ» Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматларына таянып.

Ел башыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстанда 20,6 млрд сум акча тотылган, бу еллык бюджет билгеләнешенең 38 процентын тәшкил итә.

Финанслауның иң зур күләме «Гаилә» илкүләм проектына туры килде – 8,4 млрд сум (планнан 47 процент), «Яшьләр һәм балалар» – 4,2 млрд сум (55 процент), шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» – 3,8 млрд сум (19 процент).

Гомумән алганда, 2026 елда Татарстанда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 53,8 млрд сум каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, тагын 25 млрд сумы республика бюджетыннан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.