Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - II

Сәнгати аrt - шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз - II

19.08.2026 13:01 Экономика

Сәнгати аrt — шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз — II

Дәвамы

  • Сәнгати аrt — шәрә арт түгел: «кытыклашулар» вә әхлак чикләре турында бер кәлимә сүз — I

Инде әдәбияттан ипләп кенә театрга күчик. Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид тандемында язылган «Курчак туе» спектакле — татар сәхнәсендә беренче тапкыр хатын-кызны чишендергән спектакль дип санала. Фахишәне уйнаучы актриса аркасы белән торып чишенсә дә, залда дөрес ракурска эләксәң, каршыдагы пыяла аша аның шәрә тәне яхшы күренә иде. Мондый юлга басарга мәҗбүр булган хатын-кыз турында спектакль чыгарганда чишенмичә булмый инде, әлбәттә. Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев төп рольгә яшь актриса Нәфисә Хәйруллинаны сайлаган иде.

Татар театрында киенү-чишенү мәсьәләләре алга таба да Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган спектакльдә дәвам итте. Айдар Җаббаровның «Тормышмы бу?» спектакле турында сүз бара. Анда «публичный дом»га тәти кызлар янына йөргән мулла малаеның шәрә килеш йөгереп чыгу күренеше бар. Бер интервьюсында Салават Фәтхетдинов татар театрында мондый күренешкә канәгатьсезлек белдергән иде. Заманында, Айдар Җаббаровтан интервью алганда, Салават Фәтхетдинов фикеренә карата режиссёр фикерен белешәсе иттем.

Айдар, Салават Зәкиевичның бу спектакльдә нәрсәдән канәгать булмавын беләсез… (Салават Фәтхетдинов әлеге спектакльдә сәхнәгә шәрә артлы ир-ат чыгуын тәнкыйтьли — авт.).

Беләм. Сөйләштек.

Соравым шундый: сәнгати арт белән Салават күргән артның аермасы нидә? Сез күрсәткән сәнгати арт белән кеше артының чикләре кайда?

Һм… әйбәт сорау… Минем иманым камил… махсус эпатаж өчен эшләнә торган әйберләр бар. Кешеләр безнең спектакльнең эпатаж өчен эшләнмәгәнен күрсеннәр иде. Мин хәтта шикләнмәдем дә… кемдер әйтеп карады: «Шәрә чыгарабызмыни?» — дип… Минем өчен бик табигый булып тоелды. «Камал театрында ир-атны чишендерделәр», — дип сөйләрләр дип тә уйламадым. Минем өчен сәхнә дөреслеге бар иде. Кешеләр публичный йортка керәләр, ситуацияне кискенләштерер өчен егетне постельдән тартып чыгару кирәк иде. Ул чыккан шәпкә киенергә тиеш, өлгерәме ул анда, юкмы… Бәлки кемдер эпатаж өчен эшләнде дип уйлыйдыр. Минем өчен бу эпизод башкаларыннан аерылып тормый. Мин моңа ышанам: шулай була ала.

Ә Салават Зәкиевич? Ул бит күпләр уйлаганча уйлый. Массалар да синеңчә уйласын өчен нишләргә?

Мин масса димәс идём. Без кеше өчен эшлибез. Һәр тамашачы индивидуаль. Күпләр уйлавына килсәк… Мин белмим. Бәлки, тора-бара килер ул аңлау… Шуны төгәл әйтә алам: миңа барыбер түгел. Миңа барыбер дисәм, алдашу булачак. Мин моны әшәкелек дип санамауларын теләр идём. «Задница» түгел, мәгънә күрсеннәр иде. Ул мәгънә өчен эшләнгән әйбер. Әмма моны җиткерү өчен нишләргә икәнен белмим.

Теманы дәвам итәм, гафу ит. Әйтик, шартлы рәвештә Грозный дип алыйк, спектакльне шундыйрак урынга алып барырга кирәк булса, бу күренешне төшереп калдырырга кушарга мөмкиннәр (әхлакый цензура — авт). Спектакльдәге тагын берничә күренеш тә киселергә мөмкин. Ризалашыр идегезме? Нәрсә хакына бу күренешләрдән баш тарта алыр идегез?

Әйе, Грозныйга бу спектакль бара алмас иде. Һәр тамашачы өчен спектакльне җайлаштыру мөмкин хәл түгел… Мин бер күренешкә дә кагылдыртмас идём. 100 процент! Бу бик озак туган тоташ тарих. Монда бернәрсә дә матурлык өчен генә түгел, мәгънә өчен! Анда бер күренеш булмаса, икенчесе дә эшли алмый — алар бәйләнештә. Берсен алсаң, икенчесе дә ватылып төшәчәк. Бөтенесе җимерелер иде.

Бу рольдә сәхнәгә театрның яшь артисты Артур Шәйдуллин чыкты. Син үзең дә беренче профессияң буенча артист, башка режиссёр куйса, үзең шундый рольдә чыга алыр идеңме?

Әлбәттә! Моның ние бар?! Артур белән бар диалог шундыйрак булды: «Артур, шулай эшләргә кирәк була». «Ярар, Айдар!»

Ә Камал театрындагы һәр актёр чыга алыр идеме? Менталитет, әхлак һәм башкалар комачауламаячакмы?

Кемдер баш тартырга да мөмкиндер. Миңа әйтсәләр, баш тартмас идём. Чыгар идём. Артур авырып китсә, үзем чыгам!»

ххх

Гәрчә «Курчак туе» үзенең дөрес пиары һәм репертуарда озак баруы аркасында күпләр өчен беренче саналса да, татар театрында чишенгән беренче актриса Нәфисә Хәйруллина түгел. Беренче тапкыр актрисаны чишендергән режиссёр да Фәрит Бикчәнтәев түгел. Татар театры тарихында тагын бер кызыклы спектакль бар, гәрчә аның видеосы калмаса да (ул видеоның барлыгы турында мәгълүмат юк).

Ерактан башлыйк: бигүк яшь булмаган буын 1988 елда чыккан «Маленькая Вера» фильмын хәтерлидер. Аны өлкәнрәк буынның киноман булмаган кешесе дә яхшы белә. Ә менә шул ук елда Казанда, Камал театрында «Җәһәннәм биюе» спектакле куелуын һәм Наталья Негода «кыюлыгын» Казанда Мәрьям Йосыпова кабатлавын азлар гына беләдер. «Маленькая Вера»да төп рольне башкарган Наталья Негода илнең секс-символына әверелсә, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә чишенгән Мәрьям Йосыпованың шундый ук «кыюлыгы» бөтенләй онытылган.

Бу тарихи вакыйганың авторы – татар театры режиссёры Дамир Сираҗиев (1954-1998). Ул 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап кайткан яшьләр белән поляк драматургы K. Хоинскийның яшьләр проблемасына багышланган «Җәһәннәм биюе» дигән пьесасын сәхнәләштерә. Казан феномены чорында бу әсәр гаять актуаль була. Әсәрнең сюжеты буенча бер шайка юл буенда отельгә бәреп керә. Бер кыз аркасында уңай геройларның берсен үтерәләр һәм сөйгән кызын көчлиләр. Шушы кызның чишендерелү һәм мәсхәрәләнү күренешен режиссёр Дамир Сираҗиев сәхнәгә чыгара. Әлеге кыз ролендә 21 яшьлек Мәрьям Йосыпова була.

Дөрес, спектакль беренчел хәлендә бер-ике тапкыр гына күрсәтелә, чөнки театрның сәнгать советы, бу эпизодны кабул итәргә теләмичә, актрисага сәхнәгә майка киеп чыгарга куша. Мәрьям репетицияләр вакытында өлкән буын артистларның, хәтта Марсель Сәлимҗановның да килеп карап торуларын искә төшерә. «Мин чыкканда «Кызык бит», дип бөтенесе йөгереп киләләр иде», — ди ул. «Бүгенге көндә дә, ул чакта да мин моны нормаль хәл дип санадым. Режиссёр шулай күргән икән – димәк, шулай тиеш булган. Ә инде киенергә кушкач — киендем. Димәк, ярамаган. Ул чакта бу кыргыйлык булып тоелгандыр. Бер-ике күрсәттек тә, тыелды инде ул, майка кидем. Ике еллап баргач, репертуардан төшеп тә калды», – дип сөйләгән иде Мәрьям моннан берничә ел элек. Әлеге спектакльдә әлеге кызның егетен уйнаган Ренат Әюпов (хәзер Кариев театрының баш режиссёры): «Худсовет яхшы рычаг иде. Ул көчле иде, мондый әйберләр узмады. Җәмгыятьнең шундый чагы иде бит, җиңеңне күтәреп кулыңны күрсәтсәң дә, кычкыра башлыйлар иде. Спектакль үз вакытында бик актуаль иде – ул шайкаларның система белән идарә итүен, бөтенесен куркуда тотуын күрсәтә иде. Спектакльне оныттырдылар», — дип сөйләгән иде.

Шунысы кызык – мин әлеге спектакль һәм андагы чишенү вакыйгасы турында «Интертат»ка язганда редакциядә эшләүче ике хезмәткәребезнең бу спектакльгә катнашы булуы ачыкланды: фотограф Рамил Галиев төшергән һәм аңа бу эпизод ошаган, фидеооператорыбыз Альфред Камелевский үзе уйнаган һәм ул андый эпизодларга каршы. «Бу спектакль яхшы эксперимент. Әмма шәхсән мин татар сәхнәсендә мондый экспериментларга каршы. Татар сәхнәсендә чишенергә тиеш түгелләр дип саныйм. Хәтта тирән декольтега да риза түгелмен. Хәзер башка заман, чишенәләр инде. Әмма чама белергә кирәк», — ди Марсель Сәлимҗанов укучысы булган һәм берара Камал театрында актёр булып эшләгән Альфред Камелевский.

Бер кызык фактны да өстим: әле Мәскәүдә укыганда Мәрьям Йосыпованы «Маленькая Вера» фильмына «пробага» чакырганнар. Әмма булачак актриса бармаган, чөнки педагогы Владимир Смирнов рөхсәт итмәгән: «Йә институт, йә кино», дип катгый тыйган. «Бүгенге акылым булса, барган булыр идём. Хәзерге яшьләр — максималистлар, бернәрсәдән дә куркып тормыйлар. Ничек кирәк — шулай эшлиләр. Без ояла идек. Педагогыбыз «юк» дигәч, аңа каршы килмәдем», — ди ул.

Актриса чишенгән, дөресрәге, аркасы ачылган тагын бер спектакль – Әлмәт театрының «Медея» трагедиясе. Әмма бу спектакльнең үзенчәлеге актрисаның ачык аркасы гына түгел иде. Сигез егет сәхнәдә бик үзенчәлекле хәрәкәтләр күрсәттеләр. Бу хәрәкәтләр – Язонның Медеяга хыянәт итү мизгеле иде, ягъни, җенси мөнәсәбәткә керү күренешләре. Һәм ул мизгел сигезгә тапкырланган, җитмәсә, хәрәкәтләр бер-берсен кабатламый.

Чишенү темасына Әлмәт театрының примасы булган Мәдинә Гайнуллина белән дә сөйләшкәнебез бар.

«Үтә күренмәле япма астында мин тулысынча шәрә буларга тиеш идём. Мине үгетләделәр. Фәридә Бәгыйсовна да әйтә: «Бу эстетично, бу матур!», диде... Соңыннан интернетта: «Тантана»ны артын күрсәтеп алды, Казахстанда приз алды, анда алдын күрсәткәндер», дип тә яздылар. Мораль чикләүләрем бар минем — актриса буларак түгел, Мәдинә буларак. Алларны, интим әйберләрне күрсәтү... бик интим бит инде ул. Арканы күрсәтүем өчен, беләсезме, мин үземне ничек акладым? Хатын-кызлар аркасы ачык күлмәкләр кия. Хатын-кыз аркасы — ул матур. Хатын-кыз аркасы төшерелгән бик күп картиналар бар. Мин шул картиналарны карадым. Алар эстетик яктан матур. Рәссамнар картиналар язганнар... Ниндидер миллиардерлар сатып алганнар картиналарда — хатын-кыз аркасы, аның силуэты, рельефы төшерелгән. Моның бернинди дә начарлыгы юк. Үземне шулай акладым. Ә күкрәгемне миллион сум акча бирсәләр дә, күрсәтмәс идём...»

Театрларда сәнгати чишенү – алга таба да була торган хәлдер. Әмма бер татар театрында ул тәгаен булмаячак. Иманым камил: Әтнә театрында актрисалар да, актёрлар да чишенмәячәк. Чөнки Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин театрны тәрбия урыны дип саный һәм Әтнә театры сәхнәсендә эчүчелекне күрсәтү, шәрә килеш чыгу тыелган. «Әхлак, гыйбрәт, тәрбия, яшьләрне тормышка әзерләү булырга тиеш. Безнең оялмыйча карап була торган сәхнә күренешләрен генә чыгарасыбыз килә. Әхлаклылыкны алгы планга чыгардык. Без моны халыкның менталитетын күздә тотып эшлибез. Режиссёрлар белән дә бәхәсләшәбез. Спектакль куярга чакырылган режиссёрлар килгәч тә, баштан ук сөйләшеп куям», – дигән иде ул интервьюда.

Ә инде «Кайчагында «хулиганланып» аласы бер дә килмимени?» дип сорагач: «Әгәр аны хулиганланып алу дип әйтә алсак, без Яңа ел концертларында бераз үзебезгә ирек бирәбез. Шаярырга яраган урында тиешенчә генә шаярабыз. Шаярабыз дип әйтсәк тә, татар халкына хас булмаган әйберләрне күрсәтмибез, әлбәттә. Ә гастрольләргә чыгара торган спектакльләрдә алай шаярасы да килми. Ул әйберләрне тормышта да күреп гайрәт чиккән бит инде. Шуны сәхнәдә дә күрсәтү башыма сыймый. Мәскәү театрларында күрсәтәләр бит инде болай да…» – дигән иде.

Берничә ел Тинчурин театрының баш режиссёры булган Туфан Имаметдинов та актрисаларны чишендерүгә каршы иде. Тинчурин театрына баш режиссёр булып килгән беренче интервьюсында да шул хакта әйткән иде.

«Актрисаларыгыз чишенмәячәкме?

Юк. Нәрсәгә кирәк ул? Шәхсән миңа кирәкми. Мин үз практикамда актрисаны беркайчан да чишендермәдем. Актёрларны да тулысынча чишендермәдем. Шәрә кебек күренүе кирәк икән, тән төсендәге кием кия һәм нормально.

Ә сезгә спектакль куярга килгән башка режиссёр чишендерсә…

Юк, мин риза булмас идём. Ой, бу темага киреп китсәк, бөтенесенең игътибары шунда гына булачак. Мин безнең актрисаларны башкаларның чишендерүенә дә риза түгелмен. Минем үз миссиям бар. Ә шәрә тәндә үзтәңгәллек (идентичность) юк».

Хәзер Тинчурин театрында башка баш режиссёр – Айдар Җаббаров. Ул нишләр – карарбыз.

(Дәвамы бар)

«Медея»дан күренеш

«Медея» спектакленнән күренеш